Казанда «Зилант» XXVI экология форумы узачак

2026 елның 14 гыйнвары, чәршәмбе

Казанда Татарстанның 8-11 сыйныф укучыларын берләштерүче “Зилант” XXVI экология форумына теркәлү ачылды. Чара 30 гыйнварда КФУның Геология һәм нефть-газ технологияләре институты базасында узачак. Форум республиканың биотөрлелеген, экологиясен һәм табигать ресурсларын саклау мәсьәләләре буенча фикер алышу мәйданчыгы булачак, дип хәбәр итә Мәгариф идарәсе.

Катнашучыларга эшнең берничә юнәлешен тәкъдим итәләр. Иң мөһиме фәнни-тикшеренү юнәлеше булачак. Аның кысаларында тугыз секция эшләячәк.

Катнашу өчен 16 гыйнварга кадәр яндекс-форма аша гариза язарга һәм конкурс эшен нигезләмәдә күрсәтелгән электрон почтага җибәрергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International