Татарстанның яшь галимнәре торак өчен 1,3 млн сум алачак

2026 елның 14 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстанда яшь галимнәргә ярдәм итү буенча киң колачлы программаны эшләтеп җибәрергә ниятлиләр. Тиешле документ проекты хәзер коррупциягә каршы экспертиза уза.

Программа иң перспективалы фәнни кадрларга торак грантларын бирүне күздә тота. Конкурста сайлап алуда җиңүчеләр торак шартларын яхшыртуга 1,37 млн сум акча алачак.

Дәүләт ярдәменә 35 яшькә кадәрге фәннәр кандидатлары һәм 40 яшькә кадәрге фәннәр докторлары дәгъва итә алачак. Шулай ук фәнни өлкәдә кимендә өч ел эш стажы, фәнни эшчәнлекнең әһәмиятле нәтиҗәләре һәм торакка мохтаҗ буларак исәпкә кую таләп ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International