Татарстан мәктәпләре, көллиятләр һәм мәдәният учреждениеләрен «Чтецкие программы» проектына кушылырга чакыралар

2026 елның 15 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2026 елда Россия "Знание" җәмгыяте "Чтецкие программы" проектын гамәлгә ашыруны дәвам итәчәк, аның бурычы - яшьләр арасында укуны популярлаштыру өчен әдәби клублар челтәрен булдыру. Ул РФ Президенты йөкләмәсе буенча Россия Мәгариф министрлыгы белән бергә тормышка ашырыла. Исегезгә төшерәбез, проект 2025 елда старт алды.

“Знание” җәмгыятенең генераль директоры Максим Древаль хәбәр иткәнчә, 2025 елда 5500 дән артык клуб теркәлгән. 2026 елга төп бурыч – аларны 10 000 гә җиткерү. Бу балаларны һәм яшүсмерләрне уку белән күбрәк мавыктыру өчен кирәк.

Катнашучылар өчен бөтенроссия рейтингы системасы эшли. Иң актив клублар күренекле мәдәният эшлеклеләре белән аралашу мөмкинлеге ала. 2025 елның көзендә укучылар Олег Рой, Дарья Донцова, Александр Олешко, Михаил Мамаев, Егор Бероев, Мария Кожевникова, Валерия Ланская, Александр Самойленко, Михаил Башкатов, Татьяна Шитова һәм башкалар белән очрашты. Алар уку тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, мастер-класслар уздырдылар, сүзнең көче һәм классиканың мөһимлеге турында фикер алыштылар. Шулай ук Сергей Безруков, Олег Рой, Андрей Анисимов һәм Сергей Минаев белән федераль онлайн-трансляцияләр узды.

Быел «Знание» җәмгыяте ай саен уздырыла торган рейтингта җиңүчеләр өчен спикерлар белән 200дән артык очрашу планлаштырган. Ярты ел нәтиҗәләре буенча иң актив 25 клуб брендланган продукция алачак, шул исәптән китаплар белән алмашу шкафлары, әдәбият җыелмалары. Кураторлар свитшотлар һәм термокружкалар алачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International