Россиядә "Балачак навигаторлары" проектының биш еллыгына багышланган "Яңа тәрбия фәлсәфәсе белән бергә" акциясе уза. Ул педагогларны, тәрбия буенча директорлар киңәшчеләрен, укучыларны һәм аларның әти-әниләрен берләштерә. Проект Россия Федерациясе Президенты һәм Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә Россия балалар-яшүсмерләр үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла.
Акциядә катнашучылар тәрбиянең хәзерге заман мәгариф процессының аерылгысыз өлеше булуын сөйләячәк. Аларга мәктәп һәм көллиятнең рәсми бергәлегендә яки "ВКонтакте" социаль челтәрендәге шәхси битендә команданың, укучыларның, гаиләнең яки остазның акциянең махсус тематик кысасында фотосурәте белән постны бастырырга тәкъдим ителә. Катнашу өчен мәҗбүри шарт - хештег өстәү: #ВместесНовойФилософиейВоспитания.
Мәктәпләрдә һәм көллиятләрдә тәрбия буенча директор киңәшчеләре вазифалары кертелгән. Бүген директорлар киңәшчеләренең һөнәри бергәлегендә инде 40 меңнән артык белгеч исәпләнә. Аларның миссиясе - укучыларга лидерлык сыйфатларын үстерергә, талантларны ачарга, иң кыю хыялларны һәм идеяләрне тормышка ашырырга ярдәм итү.
Акция 2026 елда дәвам итәчәк һәм йомгаклау Мәскәүдә "Тәрбиянең яңа фәлсәфәсе" халыкара форумында ясалачак.