Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында «Физик-химик алгарыш» проекты башлану буенча киңәшмә узды

2026 елның 15 гыйнвары, пәнҗешәмбе

14 гыйнварда Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры катнашында «Физик-химик алгарыш» проекты башлану буенча киңәшмә узды.

Проект дүрт блокны үз эченә ала:

-укытучыларга методик, технологик һәм грант ярдәме күрсәтү;

-мәктәпләргә методик һәм грант ярдәме күрсәтү;

-укучыларга оештыру-методик һәм грант ярдәме күрсәтү;

-физика һәм химияне популярлаштыру.

Проектның бурычлары - балаларның химия һәм физикага кызыксынуын арттыру, инженерлык һөнәрләрен сайлаган абитуриентлар санын арттыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International