Юбиляр укытучы котлаулар кабул итә

2026 елның 15 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Юбилярны котларга район башлыгы Марсель Шәйдуллин килде. Ул Россия Президенты Владимир Путинның котлау хаты тапшырды, хезмәте өчен зур рәхмәт белдерде һәм хөрмәтле мөгаллимәнең иңенә шәл салды. Аның теләкләренә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева, Азнакайның 4нче лицеендагы хезмәттәшләре, башка җитәкчеләр кушылды.

Мәгъфүрә Якупова алтынчы бала булып Актаныш районының Пучы авылында туган.

Ире, Азнакай районы мөхтәрәм мәгариф хезмәткәре Мәсгут Җәүдәт улы белән бергә алар өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Лаеклы ялга чыкканчы, Мәгъфүрә Әшрәфетдиновна Азнакай районы Тымытык һәм Балтач авылларында математика укытучысы булып эшләде. Хәзерге вакытта ул кызы Илсөяр гаиләсендә яши. Аның өч оныгы,дүрт оныкчыгы бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International