2025/26 уку елында бакалавриат, специалитет, магистратура һәм аспирантура программалары буенча максатчан квота кысаларында югары уку йортларына укырга кергән студентлар саны буенча РФ төбәкләре арасында Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Свердловск өлкәсе лидер булды. Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы максатчан укуга җыю буенча 10 субъект-лидерның исемлеген ТАСС белән уртаклашты.
"2025/26 уку елында бакалавриат, специалитет, магистратура һәм аспирантура программалары буенча максатчан квота кысаларында укырга кабул итү буенча топ-10 регион исемлегенә түбәндәгеләр кергән: Мәскәү - (6 711 кеше), Санкт-Петербург (4 117 кеше), Свердловск өлкәсе (1 638 кеше)", - диелә хәбәрдә.
Рейтингта дүртенче урында Башкортостан Республикасы (1 550 кеше), бишенче урында Ростов өлкәсе (1 483 кеше), алтынчы урында Татарстан Республикасы (1 406 кеше), җиденчедә Краснодар крае (1 294 кеше), сигезенче урынны Самара өлкәсе (1 161 кеше), тугызынчы һәм унынчы урынны Новосибирск (1 151 кеше) һәм Воронеж (1 097 кеше) алды.