4 гыйнвардан 10 гыйнварга кадәр «Фәнсар» мәгариф һәм фән үзәгендә «Санак лаб» лабораториясенең 2026 елда беренче кышкы сессиясе узды, ә сәләтле балаларны һәм яшьләрне «Звездный» ял итү һәм укыту үзәгендә - Сәләтнең «Раушан» кышкы профильле сменасы җыйды. Бу хакта Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы хәбәр итә.
Республиканың төрле районнарыннан 120 дән артык сәләтле бала фәнни-интеллектуаль мохиттә кышкы каникулларын уздырды.
Кышкы күчмә сессиядә катнашучылар өчен мавыктыргыч уку программасы әзерләнгән иде: Python телендә программалаштыру, компьютерда программалаштыру, 3D-модельләштерү, робототехника, Tilda платформасында сайтлар булдыру, инглиз теле, математика, битмейкнг һәм башкалар. Моннан тыш, күңел ачу программасы махсус әзерләнгән мәдәни һәм спорт чараларын да үз эченә алды.