РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы 2026 елда югары уку йортларына кабул итү тәртибенә үзгәрешләр кертте. Документлар бирү, көллиятләрне тәмамлаучыларның укырга керүе һәм башкалар процедуралар үзгәрде. Бу хакта 14 гыйнварда РИА Новости министрлыкның матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.
2026 елда абитуриентлар документларны "Дәүләт хезмәте" порталы аша, шәхсән университет кабул итү комиссиясенә тапшыра яки аларны почта элемтәсе операторы аша җибәрә алачак.
Моннан тыш, максатчан квота конкрет заказчылар, оешмалар, белем бирү формалары, белем бирү программалары һәм урыннар саны күрсәтелеп билгеләнәчәк.
Билгеләп үтелгәнчә, бакалавриат һәм специалитет программалары буенча укырга кергәндә максатчан һәм махсус квотаның вакантлы урыннары аерым квотага бүленәчәк.