Россия төбәкләрендә «Земский учитель» федераль программасы кысаларында конкурс сайлап алулары тәмамланды, 2025 елның барлык вакансияләре ябылды. Бу хакта Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко һәм РФ мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итте.
«Земский учитель» программасында катнашучы укытучылар өчен төп ярдәм чарасы - 1 млн сум күләмендә бер тапкыр түләнә торган акча (Донецк һәм Луганск халык республикаларында, Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә, шулай ук Ерак Көнчыгыш федераль округы төбәкләрендә - 2 млн сум). Бу акчаларны укытучы, торак шартларын яхшыртуны да кертеп, теләсә нинди максатка тота ала.