«Мин - профессионал» Бөтенроссия студентлар олимпиадасының IX сезоны финалына сайлап алу этабы нәтиҗәләре буенча Татарстаннан 834 студент узды. Бу күрсәткеч буенча республика илнең топ-5 төбәгенә керде. Йомгаклау этабында 29 219 кеше катнашты, дип хәбәр итә чараны оештыручылар.
Сайлап алу этабы барышында ярышларда катнашучылар үз белемнәрен 70 юнәлеш буенча тикшерделәр.
Олимпиаданың йомгаклау этабы 2026 елның февралендә башлана. Дипломантлар магистратурага, аспирантурага һәм ординатурага кергәндә ташламалар алачак, ә медалистларга -300 мең сумга кадәр акчалата премия каралган.