«Содружество Орлят России» өстәмә гомумүстерү программаларында катнашу өчен конкурс нигезендә сайлап алуга документлар кабул итүгә старт бирелде. Алар "Орленок" һәм "Океан" бөтенроссия балалар үзәкләрендә 2026 елның язында узачак. Гаризаны 4 нче сыйныф укучылары һәм аларның остазларыннан торган командалар бирә ала. Документлар 19 гыйнварга кадәр кабул ителә.
Гариза бирү кампаниясе тәмамлангач, конкурс буенча сайлап алу үткәреләчәк. Барлык нечкәлекләр һәм кагыйдәләр сыйныф җитәкчеләренә электрон почта аша 21 гыйнварга кадәр җибәреләчәк.
Конкурста сайлап алу турындагы нигезләмә, шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә гариза формасы һәм килешү, шулай ук документларны тутыру буенча видеоинструкция белән "ВКонтакте" социаль челтәрендә «Орлята России» программасының рәсми бергәлегендә танышырга мөмкин.
Конкурста сайлап алу нәтиҗәләре 2026 елның 24 февраленә кадәр бастырылачак.