Татарстанда икътисад буенча Бөтендөнья мәктп әукучылары олимпиадасының төбәк этабында җиңүчеләрне һәм призерларны билгеләделәр

2026 елның 16 гыйнвары, җомга

11 - 15 гыйнварда  “Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты” югары һөнәри белем бирү базасында икътисад буенча йомгаклау  һәм төбәк этабы узды.

Интеллектуаль ярышларда республиканың 33 районыннан 438 укучы катнашты. Олимпиада нәтиҗәләре буенча Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама һәм Чистай шәһәрләреннән 39 укучы җиңүче булды.

12 районнан: Азнакай, Әлмәт, Арча, Югары Ослан, Зәй, Яшел Үзән, Лениногорск, Сарман, Чистай, шулай ук Казаннан, Яр Чаллыдан һәм Түбән Камадан 195 катнашучы килде.

Талантлы укучыларга ярдәм итү һәм аларның интеллектуаль потенциалын үстерү «Яшьләр һәм балалар» илкүләм  проектының өстенлекле юнәлешләреннән берсе.

Төбәк этабында җиңүчеләрне тәбриклибез һәм йомгаклау этабында уңышлы чыгыш ясауларын телибез, ул 14-21 мартта Мәскәү өлкәсенең Долгопрудный шәһәрендә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International