Россия Мәгариф министрлыгының рәсми аңлатмасы

2026 елның 19 гыйнвары, дүшәмбе

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы башлангыч, төп һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча белем бирү эшчәнлеген оештыру һәм гамәлгә ашыру тәртибенә үзгәрешләр кертүне күздә тоткан боерык проекты буенча аңлатмалар бирә. Документ норматив хокукый актлар проектларының федераль порталында бастырылган.

Россия Мәгариф министрлыгы укучыларның, шул исәптән сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән укучыларның  тәртибенә билге куюның төп критерийларын билгеләде. Аерым алганда, аларга дисциплина, социаль хезмәттәшлек, шәхси сыйфатлар, уку активлыгы керә.

Тәртип өчен билге куюны сынау 2025/26 уку елы башыннан бара. Анда Россиянең җиде пилот төбәгеннән 89 мәктәп катнаша, аларның һәркайсы тәртип өчен билге куюның тәкъдим ителгән өч вариантының берсен сайлады. Эксперимент нәтиҗәләре буенча бер модель сайланачак. Аны мәктәпләрдә 2026 елның 1 сентябреннән кертәчәкләр.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International