Буаның 1нче урта мәктәбендә капиталь ремонт башланды

2026 елның 19 гыйнвары, дүшәмбе

Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов һәм “Бердәм Россия”нең  Буа җирле бүлекчәсе секретаре, район башлыгы Ранис Камартдинов 1 нче урта мәктәптә булдылар, анда төзекләндерү  эшләре башланды.

Мәктәп 1962 елда төзелгән. 2012 елдан башлап монда аерым предметларны тирәнтен өйрәнү сыйныфлары ачылган, өлкән сыйныфларда социаль-икътисадый профиль сыйныфлары ачылган. Мәктәптә ремонт Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә башланды. Эшләр “Бердәм Россия” партиясе “Яңа мәктәп” федераль проекты кысаларында уза.

Депутат һәм район башлыгы укытучылар коллективы, укучылар һәм ата-аналар комитеты белән очрашты. Бергәләп алар мәктәпнең эскиз проектын карадылар һәм фикер алыштылар.  Эшләрне августта тәмамларга уйлыйлар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International