2026 елның 14-16 гыйнварында Татарстан Республикасында физика буенча «Олимпка юл» республика мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
Үткәрү урыны - “Дуслык” сәламәтләндерү-белем бирү комплексы. Олимпиадада республиканың төрле муниципаль районнарыннан 200гә якын укучы катнашты.
Катнашучылар эшләрен профессиональ жюри бәяләде, аның составына төбәкнең әйдәп баручы югары уку йортлары укытучылары керде. Олимпиада нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде, ә 100дән артык катнашучыга призёр дипломнары тапшырылды.
Балаларны әзерләгән укытучыларның хезмәте Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы грамоталары белән билгеләп үтелде.
Барлык җиңүчеләрне һәм призерларны котлыйбыз!