Казанда мәктәп укучылары арасында испан теле буенча интеллектуаль ярышларга йомгак ясадылар. 13-16 нчы гыйнвар көннәрендә 7-11 нче сыйныф укучылары арасында Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы һәм 7-11 нче сыйныф укучылары өчен испан теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы үтте.
Олимпиадаларда Казан мәктәпләре, шулай ук Югары Ослан, Яшел Үзән, Лаеш, Түбән Кама һәм Мамадыш муниципаль районнарыннан 30 укучы катнашты.
Олимпиадаларда җиңүчеләр Татарстанны бөтенроссия дәрәҗәсендә күрсәтү мөмкинлеге алачак һәм илнең алдынгы югары уку йортларына укырга кергәндә өстәмә балларга дәгъва итә алачак.