24 гыйнварда «Подросток» яшьләр һәм яшүсмерләр клубларында бердәм ачык ишекләр көне узачак. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Дмитрий Хвостиков хәбәр итте.
Ачык ишекләр көне - балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр өчен яшәү урыны буенча яшьләр клублары эше белән танышу, шулай ук клубларның эш юнәлешләре һәм графиклары турында белү мөмкинлеге, дип ассызыклады ул.
Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә Татарстан Республикасы башкаласының барлык районнарында 70 клуб исәпләнә, аларда 560 ка якын төрле түгәрәк һәм секция эшли. Анда якынча 20 мең бала шөгыльләнә.