Казанның "Хезмәт резервлары" стадионында Студентлар көнен билгеләп үтәчәкләр

2026 елның 20 гыйнвары, сишәмбе

Казанда Студентлар көне 25 гыйнварда "Хезмәт резервлары" стадионында билгеләп үтеләчәк. Бу хакта эшлекле  дүшәмбедә Казан шәһәре Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Дмитрий Хвостиков  әйтте.

Стадион шугалагында  интерактив мәйданчыклар эшләячәк, анда студентлар спорт һәм уен биремнәрендә катнаша алачак. Кичәнең хедлайнеры булып диджей Бабл Гам чыгыш ясаячак. Программада шулай ук караоке һәм бию флешмоблары да бар.

Хәзерге вакытта Казанда югары һәм урта һөнәри уку йортларының 164 меңнән артык студенты белем ала.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International