"Цифрлы ликбез" бөтенроссия мәгърифәтчелек проектының "Цифрлы икътисад өчен кадрлар" федераль проекты "Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе" илкүләм проектының яңа сезоны старт алды. Инициативаны РФ Мәгариф министрлыгы һәм РФ цифрлар министрлыгы ярдәмендә "Авито" компаниясе һәм "Цифрлы икътисад" гамәлгә ашыра.
Яңа сезонда анимацион геройлар Ряпушка Варя һәм Налим Максим укучыларга ике мөһим күнекмәне үзләштерергә ярдәм итә. Беренче эпизодта Варя апасы белән бергә, алдакчылар чакыруларын аерып һәм оешмаларның ышанычлылыгын тикшереп, интернетта хәйрия фондларына ярдәм итәргә өйрәтә. Ә икенчесендә - яңа персонажлар Таймень Егор һәм аның әбисе (Максим һәм Полина ярдәме белән) сәяхәт итү өчен куркынычсыз бронь ясау принципларын үзләштерә, дип билгеләп үтә ТР Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте.