Чаллыда мәгариф идарәсе башлыгының беренче урынбасары тәкъдим ителде

2026 елның 20 гыйнвары, сишәмбе

Яр Чаллы башкарма комитеты коллективына мәгариф идарәсе башлыгының беренче урынбасары тәкъдим ителде. Ул 37 яшьлек Раил Минигариев. Аны  шәһәр мэры Наил Магдеев  котлады, эшендә уңышлар теләде.

Раил Фәнил улы  1988 елның 15 августында Менделеевск районы Псәй авылында туа. Ул Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итә, ә хезмәтен тәмамлагач, Яр Чаллы педагогика институтында белем ала.

Яңа вазифада Раил Минигареев мәктәпкәчә белем бирү өлкәсен өчен җавап бирәчәк. Чаллыда 129 мәктәпкәчә учреждение эшли.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International