Татарстанда 800гә якын бала “БиблиоОлимп. Россия” проекты уеннарында катнашты

2026 елның 20 гыйнвары, сишәмбе

2025 елның  октябреннән декабренә кадәр балалар һәм яшүсмерләр өчен «БиблиоОлимп. Россия» бөтенроссия интеллектуаль әдәби уеннары проекты чараларында Татарстан Республикасы мәктәпләреннән 105 команда катнашты. Җирле катнашучыларның гомуми саны 799 га җитте, дип хәбәр итә Россия китап берлеге.

Казан беренчеләрдән булып Архангельск һәм Башкортостан Республикасы белән беррәттән уен эстафетасын кабул итте. Барлык уеннар да бер мәйданчыкта - Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсендә узды.

Өч ай эчендә 12 уен көне оештырылды, алар кысаларында 24 интеллектуаль әдәби уен (көненә икешәр) уздырылды. Ярышларда Татарстанның гомуми белем бирү учреждениеләренең 2-5 сыйныф укучылары катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International