"Артек" Халыкара балалар үзәгендә 2025 елның 15 сменасы, "Артек" Раштуа әкиятләре” тәмамланды. Ябылу тантаналары барлык лагерьларда узды. Сменада катнашучылар арасында Идел буе федераль округыннан 323 бала, шул исәптән Татарстан Республикасыннан 21 укучы бар иде .
Сменаны ябу тантанасы – “Артек” тормышындагы иң дулкынландыргыч вакыйгаларның берсе, ул мәңгегә балалар хәтерендә кала. Һәр лагерьда чара җылы, гаилә атмосферасында узды.
Балалар лагерьлары җитәкчеләре һәм 21 көн эчендә чын дус һәм остазларына әйләнгән вожатыйлар балаларны сменаның уңышлы тәмамлануы белән котладылар.
Кичәнең кульминациясе - “Звезда Артека” конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды - ул иң актив, иҗади һәм инициативалы арткомлыларга тапшырыла торган иҗтимагый танылу билгесе. 2025 елның 15 сменасында бу мактаулы исемгә лаек булучылар арасында Казаннан Алия Фәттахова да бар.
Татарстан Республикасыннан унҗиде яшьлек Алия Фәттахова "Артек"та икенче тапкыр. «Звезда «Артека» конкурсы кысаларында ул татар биюләре буенча мастер-класс күрсәтткән.