БДИда хокук бозулар турында ничек тиз хәбәр итәргә, имтиханда куркынычсызлык ничек тәэмин ителә,БДИның өстәмә көннәр кайчан узачак - бу һәм башка сорауларга җавапларны Рособрнадзор әзерләгән яңа мәгълүмати плакатларда табарга мөмкин.
Бу мәгълүмат БДИга әзерләнүче чыгарылыш укучыларына гына түгел, аларның әти-әниләренә дә, шулай ук укытучыларга да кирәк булачак. Плакатларны , БДИ катнашучылары алар белән таныша алсын өчен, имтиханнар үткәрү сыйныфларында һәм пунктларында урнаштырырга мөмкин,
Мәгълүмат плакатларын хезмәтнең рәсми сайтында "Мәгълүмат материаллары" бүлегендә табарга мөмкин.