2026 елның 8 апреленнән 10 апреленә кадәр Казанда узачак Россия венчур форумы технологик стартапларны Россиянең инвестицион экосистемасының төп вакыйгасында катнашырга чакыра.
31 гыйнварга кадәр югары уку йортлары базасында гамәлгә ашырыла торган технологик проектлар өчен ф орум күргәзмәсендә бушлай стендларга гаризалар кабул итү дәвам итә.
Узган елгы форумның искиткеч нәтиҗәләре : 2025 елда катнашучылар 1,25 млрд сумнан артык инвестицияләр җәлеп иткән, ә 30дан артык стартап эре корпорацияләр белән пилот проектларын гамәлгә ашырган.