Яр Чаллыда «Ел укытучысы - 2026» конкурсының зона этабы башланды

2026 елның 21 гыйнвары, чәршәмбе

20 гыйнварда Яр Чаллыда «Ел укытучысы - 2026» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының зона этабы башланды. Чара “Яшьләр һәм балалар” илкүләм  проектының “Педагоглар һәм остазлар” федераль проекты кысаларында уза.

Республиканың җиде районыннан - Зәй, Тукай, Минзәлә, Актаныш, Мөслим, Азнакай, Сарман, шулай ук Яр Чаллы шәһәрләреннән килгән укытучылар “Урок” һәм “Педагогик интервью” конкурс сынаулары кысаларында һөнәри осталыкларын күрсәтәләр.

Катнашучылар эшен компетентлы жюри бәяли, аның составына Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты белгечләре, шулай ук “Ел укытучысы” бөтенроссия конкурсында җиңүчеләр һәм призёрлар кергән.

Зона этабы Яр Чаллыда 20 һәм 21 гыйнварда дәвам итәчәк.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International