Татарстанда «Профессионаллар» чемпионатының төбәк этабы дәвам итә

2026 елның 21 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстанда һөнәри осталык буенча «Профессионаллар» Бөтенроссия чемпионатының төбәк этабы дәвам итә.

Чемпионатның төбәк этабы 17 ноябрьдә башланды һәм 13 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Аны уздыру мәйданчыгы республиканың 23 районында һәм шәһәрендә урнашкан 70тән артык махсуслаштырылган компетенция үзәге.

Ярышлар төп яшь категориясендә 234  һәм «Юниорлар» категориясендә 118 компетенция буенча уза.

Гомумән алганда, чемпионатта  6 меңнән артык кеше катнашырга тиеш: конкурсантлар, экспертлар, аларны озатып йөрүчеләр, мәйданчыкларның техник администраторлары һәм волонтерлар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International