Рөстәм Миңнеханов һәм Ирек Фәйзуллин Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында булдылар

2026 елның 21 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар   Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында  булды.

Кунаклар «Мы - на защите Родины!» экспозициясен карадылар. Күргәзмә Бөек Ватан сугышы һәм Махсус хәрби операция барышында Ватанны саклаган университет студентлары һәм хезмәткәрләре, шулай ук Әфганстанда интернациональ бурычларын үтәүдә  катнашкан студентлар турында сөйли.

Аннары кунаклар ТР процесслар белән идарә итү үзәге проектын гамәлгә ашыру барышы белән таныштылар һәм КДАТУның тарих музеен карадылар.

Аннары КДАТУның яшь галимнәре эшләре тәкъдир ителде.

Шулай ук кунакларга «Долговечность/Озакка чыдамлык» яңа фәнни-мәгариф үзәге белән таныштылар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International