Үзәк университет һәм "Касперский лабораториясе" Россия җыелмасын киберкуркынычсызлык буенча Халыкара олимпиадага әзерлиләр. Укучылар сайлау бөтен Россия буенча старт алды .
Ярышлар 2026 елның 27 июненнән 2 июленә кадәр узачак.
2025 елда Сингапурда узган киберкуркынычсызлык буенча беренче Халыкара олимпиадада Россия җыелмасы өч алтын, өч көмеш һәм ике бронза медаль яулады.
Быел Үзәк университет командалары тренеры Максим Смирнов Олимпиаданың фәнни-техник комитеты составына керде һәм Олимпиада үткәрү форматын һәм биремнәрне эшләячәк.