Татарстанда беренче укылыш өчен «Үзем укыйм» ( “Читаю сам”) дигән китаплар җыентыгын чыгардылар

2026 елның 21 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстанда беренче укылыш өчен  татар телендә «Үзем укыйм» китапларын чыгардылар. Ул үз  эченә гади һәм мавыктыргыч тарихларны, ачык иллюстрацияләрне ала һәм уңайлы форматта. Текстта кыска сүзләр (биш-алты хәрефтән артмаган) кулланыла. Китаплар  мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен каралган.

Китаплар баланы кечкенәдән үк үз итсен, яратсын өчен эшләнгән. Тарихның төп каһарманы - Барлас исемле барсик, Татарстанда "Беренчеләр Хәрәкәте"нең символы. Ул төрле ситуацияләргә эләгә һәм аларны ерып, җиңеп чыгарга өйрәнә.

 «Китаплар укырга яңа гына өйрәнә торган балалар өчен төзелгән. Алар мөстәкыйль уку өчен бик яхшы. Барсик Барласның маҗаралары турында 7 тарих сөйли. Йолдыз Миңнуллинаның осталыгы һәм  тырышлыгы белән тарихлар җиңел һәм мавыктыргыч язылган. Китаплар  балаларда укуга кызыксыну уятыр дип ышанабыз», - дип билгеләп үтте  “Беренчеләр Хәрәкәте”нең  Татарстандагы җитәкчесе урынбасары Диләрә Галиева.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International