Баулы районы балалары махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә кушылдылар

2026 елның 21 гыйнвары, чәршәмбе

Баулы районында укучылар МХО сугышчыларына брелоклар  әзерләделәр һәм хатлар яздылар. «СВОих свои не бросают: брелок и весточка»  дип исемләнгән мастер-класс Кырым-Сарай авылы китапханәсендә узды. Анда китапханә каршындагы "Домовенок" балалар клубына йөрүче балалар  катнашты.

Китапханәче  Татьяна Лыкова җитәкчелегендә малайлар һәм кызлар агач брелоклар әзерләгәннәр һәм  махсус хәрби операция зонасында булган хәрбиләргә хатлар язганнар.

Кырым-Сарай авыл китапханәсендә үсеп килүче буынга  патриотик  тәрбия бирүгә аерым игътибар бирәләр. Монда даими рәвештә тематик кичәләр, әңгәмәләр уза.

Мастер-классны оештыручы, балаларныңкүңелләрен биреп ясаган  брелоклары һәм хатлары хәрби хезмәткәрләргә ышаныч бирәчәк, дип ышана. Якын арада барлык посылкалар махсус хәрби операция зонасына җибәреләчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International