Рособрнадзор 2026 елда гамәлдә булачак Бердәм дәүләт имтиханы буенча уку предметлары исемлеген һәм минималь балларны бастырды.
Ведомство мәгълүматларыннан күренгәнчә, аттестат алу өчен, рус теленнән кимендә 24 балл җыярга, шулай ук төп дәрәҗәдәге математиканы тапшырырга кирәк. Югары уку йортларына керү өчен рус теле буенча минималь бусага югарырак һәм 36 балл тәшкил итә.
Сайлау буенча иң югары минималь балл җәмгыять белеме буенча куелган - 42. Информатика өчен ул 40 балл тәшкил итә, география - 37. Биология, физика һәм химия буенча кимендә 36 балл җыярга кирәк, тарих һәм әдәбият буенча - 32 балл. Математмканың минималь бусагасы 27 балл дәрәҗәсендә куелган, чит телләр буенча - 22 балл.
Аерым федераль ведомстволар, транспорт, авыл хуҗалыгы һәм башка уку йортларын да кертеп, югары уку йортлары үз минималь бусагаларын билгеләргә хокуклы.