12-17 гыйнварда Татарстан Республикасында мәктәп укучылары арасында республика олимпиадасының йомгаклау этабы һәм биология буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы узды. “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты кысаларында 8-11 сыйныф укучылары арасында интеллектуаль ярышлар үткәрелде.
Анда Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Азнакай, Яшел Үзән, Лаеш, Мамадыш, Бөгелмә, Тәтеш, Саба, Кукмара, Актаныш, Арча һәм республиканың башка районнарыннан 280 укучы катнашты.