«Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында Бөгелмә шәһәренең «Дюймовочка» 6 нчы балалар бакчасында нәниләрнең иртә фәнни-техник үсешенә юнәлтелгән «Фән сәгатьләре» мәгариф инициативасы тормышка ашырыла.
Дәресләр балаларга физика, химия һәм биология өлкәсендә үзенең беренче ачышларын ясарга мөмкинлек бирә. Педагоглар җитәкчелегендә балалар иң гади фәнни приборлар белән танышалар, экспериментлар үткәрәләр һәм фәнни законнарның көндәлек тормышта ничек эшләвен күзәтәләр.
Программаның мөһим өлеше Бөгелмә шәһәренең 2 нче лицее белән хезмәттәшлек итү. Күптән түгел балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр физика дәресендә булдылар, анда генераторлар белән тәҗрибәләрне күзәттеләр һәм электр тогы алу процессын күрделәр. Яшь тикшеренүчеләрдә кванториумга бару аеруча кызык булды, анда балалар робототехника белән танышты, дистанцион рәвештә очу аппаратлары белән идарә итү мөмкинлекләрен һәм 3D-принтерларның ничек эәләвен күрделәр.