Лениногорскида балалар йортларында тәрбияләнүчеләр өчен хоккей буенча V республика турниры узды

2026 елның 22 гыйнвары, пәнҗешәмбе

21 гыйнварда Лениногорскиның “Нефтяник” боз сараенда балалар йортларында тәрбияләнүчеләр  “Шугалак” хоккей буенча V турнирда көч сынашты. Моннан биш ел элек Лениногорск балалар йортының Попечительләр советы һәм компания инициативасы белән әлеге турнирга старт бирелде - Татарстанда ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар өчен бердәнбер турнир. Катнашучы сигез командадан финалга өч команда чыкты.

Җиңү яулаган  “ШКИД” командасы (Әлмәт), “Вихрь” командасы (Лениногорск), “Лаешлылар” (Лаеш) командаларын котлыйбыз. «Татнефть» компаниясенә һәм әлеге мөһим проектны хуплаучыларга рәхмәтебезне белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International