ТРда "ФизХималгарыш" проектын гамәлгә ашыруга 1,4 млрд сумнан артык акча тотарга исәплиләр

2026 елның 22 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстанда быел «Физик-химик аргалыш» дигән яңа проект эшли башлады. Аны гамәлгә ашыру өчен 1,4 млрд сумнан артык акча тотылачак. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин журналистлар белән очрашуда хәбәр итте.

Проект укытучыларга, укучыларга һәм мәктәпләргә ярдәм итүгә, шулай ук физика һәм химияне популярлаштыруга кагылышлы берничә юнәлешне үз эченә ала, диде ул.

"30 мәктәп - 1 млн сум, 30 мәктәп - 600 мең сум грант алачак. 240 мең сумлык бер тапкыр бирелә торган түләүләр 200 укытучыга каралган. Физика һәм химия укучыларын әзерләүче  югары уку йортларының 20 укытучысы 200 мең сум алачак. Яхшы ярдәм килеп чыга", - дип ассызыклады Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы.

Министр ачыклаганча, Татарстанда 564 химия укытучысы, 860 физика укытучысы һәм 623 информатика укытучысы эшли.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International