ТРда рус теле буенча тест узарга дип 900 дән артык мигрант баласы килгән

2026 елның 22 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Узган ел, Россиядә беренче тапкыр, мигрант балаларын мәктәпләргә кабул итү өчен рус телен белү буенча тест үткәрелә башлады. Татарстанда  тестлаштыру узуга  969 бала мөрәҗәгать иткән. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин журналистлар белән очрашуда хәбәр итте.

Һадиуллин сүзләренә караганда, узган ел республикада 77 тест үзәге оештырылган  булган, быел аларның саны 60 ка калган.

Министр өстәвенчә, рус телле мигрант балалары белән өстәмә рәвештә шөгыльләнә торган  укытучылар акчалата премияләр ала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International