Путин эшләүче аналарга ярдәм итү өчен балалар бакчаларының эш сәгатьләрен 20:00гә кадәр арттырырга кушты

2026 елның 22 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Россиядә ясле һәм балалар бакчалары эшен 20:00 гә кадәр озайтырга кирәк. Бу хатын-кызларга бала тугач эшкә тизрәк әйләнеп кайтырга ярдәм итәчәк. Мондый фикерне Россия Президенты Владимир Путин белдерде.

Ул билгеләп үткәнчә, әнисе өчен мөмкин кадәр тизрәк һөнәри эшчәнлеккә әйләнеп кайту мөһим һәм  моның өчен баланың яследә яки бакчада булуы ярдәм итә.

Вице-премьер Дмитрий Чернышенко хәбәр иткәнчә, хөкүмәт губернаторлар белән берлектә бу мәсьәләне хәл итү буенча  эшләячәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International