Татарстанда бер елда 55 мәктәп һәм 18 балалар бакчасы төзекләндереләчәк

2026 елның 22 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Республика һәм федераль программалар буенча быел Татарстанның 25 районында, Казанда һәм Чаллыда 55 мәктәп, шулай ук 9  районда һәм Казанда 18 балалар бакчасы, 6 районда һәм Яр Чаллыда 16 һөнәри белем бирү оешмасы ремонтланачак. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин журналистлар белән очрашуда хәбәр итте.

Ул искәрткәнчә, республика бюджетыннан мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын төзекләндерүгә 2,7 млрд сум  акча тотылачак.

Моннан тыш, 67 мәктәпнең  азык-төлек блогын ремонтлауга 1 млрд сум акча бүлеп бирәчәкләр. Шундый ук сумма һөнәри белем бирү объектларын - ресурс үзәкләрен һәм тулай торакларны ремонтлауга тотылачак.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International