«Без срока давности» Халыкара иншалар конкурсының мәктәп этабы тәмамланды. Бөек Ватан сугышы елларында фашистларның һәм аларның ярдәмчеләренең хәрби җинаятьләре турындагы материалларны 5-11 сыйныф укучылары һәм Россия Федерациясенең барлык 89 төбәге көллияте студентлары әзерләде.
Халыкара иншалар конкурсы 2019 елдан бирле уза. Ул Бөек Ватан сугышы елларында СССРның тыныч халкының фаҗигасе турындагы тарихи хәтерне саклап калуга юнәлтелгән.
Гамәлгә куючы - Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы, федераль оператор - Мәскәү педагогика дәүләт университеты.
Конкурс турында җентекле мәгълүмат белән проект сайтында танышырга мөмкин.