21 гыйнварда Буа шәһәренең 2 нче лицее инновацион белем бирү практикалары белән алмашу үзәгенә әйләнде. Биредә Буа, Тәтеш, Яшел Үзән, Югары Ослан, Кайбыч, Апас һәм Чүпрәле районнарыннан “Физик-математик алгарыш” проектына багышланган республика семинары үтте, анда мәктәпләр җитәкчеләре, педагоглар һәм методистлар катнашты.
Чараны ачып, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары , Буа муниципаль районы мәгариф идарәсе башлыгы Наталья Македонская төбәкнең белем бирү системасын үстерү өчен һөнәри диалогның мөһимлеген ассызыклады.
Семинар программасында укучыларның иҗади потенциалы турында педагогик сөйләшү, 2 нче лицей, 5 нче гимназия һәм Буа шәһәренең лицей-интернат укытучыларыннан мастер-класслар һәм ачык дәреслә, иҗади мәйданчыклар: театр студиясе, ачык лабораторияләр һәм педагогларның команда эшен һәм креативлыгын үстерүгә юнәлдерелгән интеллектуаль ярышлар каралган.