РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы балаларны физик үстерү үзәкләрен булдыру һәм үстерү буенча методик тәкъдимнәр әзерләде

2026 елның 23 гыйнвары, җомга

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы балаларны (ике яшьтән башлап) кечкенәдән  физик үстерү үзәкләрен, шул исәптән мәктәпкәчә мәгариф оешмаларын төзү һәм үстерү буенча методик тәкъдимнәрне раслады.

Документ Үсеш, сәламәтлек һәм баланы ияләштерү  институты белгечләре белән берлектә эшләнгән, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Россия Спорт министрлыгы тарафыннан килештерелгән.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый үзәкләр сәләтле балаларны ачыклау, аларның физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә сәләтләрен үстерү өчен кирәк.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International