Академик М. Ф. Решетнёв исемендәге «Мәгълүмати иярчен системалар» компаниясе һәм А. Н. Туполев исемендәге КАИ- Казан милли тикшеренү техник университеты стратегик партнерлык турында килешү төзеделәр.
Документка «РЕШЕТНЁВ» АҖ генераль директоры Михаил Валов һәм КНИТУ-КАИ ректоры Кирилл Охоткин кул куйдылар.
Стратегик партнерлык турындагы килешү фәнни тикшеренүләр һәм кадрларны иярчен төзелеш мәнфәгатьләрендә әзерләү өлкәсендәге хезмәттәшлекне күздә тота.
Яклар "Космос" илкүләм проектын гамәлгә ашыруда бергәләп катнашу турында килеште.