КФУ ректоры Чаллы институты коллективына яңа директорны тәкъдим итте

2026 елның 23 гыйнвары, җомга

Казан федераль университеты ректоры Ленар Сафин КФУның Яр Чаллы филиалында булды, анда ул коллективка институтның яңа директорын тәкъдим итте. Бу вазыйфага Россия галиме, "Социологик тикшеренүләр үзәге" ФГАНУның элеккеге җитәкчесе Андрей Келлер билгеләнде.

Андрей Владимирович Келлер П.А. Ротмистров исемендәге (1996 ел) Чиләбе югары хәрби автомобиль инженерлык училищесын  бик яхшыга тәмамлаган. «Автомобильләр һәм автомобиль хуҗалыгы» белгечлеге буенча укыган.

«Техник фәннәр докторы» гыйльми дәрәҗәсе («Корал һәм хәрби техника» белгечлеге) һәм «Профессор» гыйльми исеме («Колёсные и гусеничные машины» белгечлеге) бар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International