РФ Мәгариф министрының Россия студентлар көне белән котлавы

2026 елның 25 гыйнвары, якшәмбе

Кадерле дуслар!

Россия студентлары  көне белән чын күңелемнән котлыйм!

Бүгенге мәгариф системасы сезнең өчен киң мөмкинлекләр ача, алар арасында гамәли юнәлешле программалар, фәнни һәм иҗади чаралар күп. «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында без яшь белгечләргә ярдәм итүгә аерым игътибар бирәбез, аларның һөнәри үсеше өчен шартлар тудырабыз.

Хөрмәтле укытучылар һәм остазлар! Бәяләп бетергесез  хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә. Сезнең зирәклегегез, тәҗрибәгез һәм ихлас кайгыртуыгыз студентларга белгечлек алырга һәм белемле, җаваплы кешеләр булырга ярдәм итә.

Барлык студентларга да укуларында уңышлар,  ышаныч һәм максатларына ирешүдә ныклык телим.

Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов

РФ Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International