Россиядә балалар бакчалары эше режимы мәгариф өлкәсендәге гамәлдәге законнар белән билгеләнә, алар ата-аналарның мәшгульлеген исәпкә алып, оешмаларның эш режимын коррекцияләргә мөмкинлек бирә, дип хәбәр иттеләр Россия Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Элегрәк туры линия барышында Россия президенты Владимир Путин баланың ясле һәм балалар бакчасында уздырган сәгатьләр санын арттырырга кирәк дип белдерде.
Билгеләп үтелгәнчә, мәктәпкәчә учреждениеләрнең эш режимы адреслы характерга ия һәм Россия Федерациясе субъектлары, җирле үзидарә органнары һәм мәгариф оешмалары дәрәҗәсендә, гаиләләрнең индивидуаль ихтыяҗларын исәпкә алып карала.