Һадиуллин ТР ның барлык мәктәпләре һәм югары уку йортларының да MAX мессенджерына күчүе турында әйтте

2026 елның 26 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстанның барлык мәгариф оешмалары MAX милли мессенджерына күчүне төгәлләде, ә республикада платформа кулланучылары саны 500 меңнән артып китте. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте, аның сүзләрен "ТАСС" китерә.

Ул билгеләп үткәнчә, күчү процессы укытучылар, укучылар, студентлар һәм аларның әти-әниләре өчен гади һәм уңайлы булган. Моның өчен кушымтаны урнаштыру гына кирәк булды, шуннан соң махсус бот барлык чатыларны автомат рәвештә  күчерде.

Министр мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә мәгариф өлкәсендә Max мессенджерын кулланучылар саны 502 405 кешегә җиткән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International