Россия студентлар көне алдыннан Илсур Метшин радиомеханика көллиятендә булды

2026 елның 26 гыйнвары, дүшәмбе

Россия студентлар көне алдыннан Казан мэры Илсур Метшин Казан радиомеханика көллиятендә булды. Шәһәр башлыгы уку зоналарын һәм учреждениеләрнең  лабораторияләрен карады. Соңгы тапкыр мэр көллияттә 2017 елда булган. Шуннан бирле учреждениенең яшьләр арасында популярлыгы дүрт тапкырга арткан: хәзер анда 1 мең 400 студент укый, ә 2017 елда  барлыгы 350 укучы булган. Мэр көллият студентлары һәм укытучылары белән аралашты һәм аларны бәйрәм  белән котлады. Укучылар шәһәр башлыгына үз куллары белән ясалган шахмат бүләк иттеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International