Сергей Кравцов: Илнең 23 297 мәктәбендә ОБЗР һәм хезмәт кабинетлары яңа җиһазлар белән тәэмин ителде

2026 елның 26 гыйнвары, дүшәмбе

Россиядә  белем бирү йортларын киң колачлы модернизацияләү дәвам итә. 2025 елда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм  проекты кысаларында РФнең 86 субъектында “Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре” (ОБЗР) һәм “Хезмәт (технология)” кабинетларын җиһазландыру чаралары старт алды. Проектка Татарстан Республикасының 878 гомуми белем бирү оешмасы кертелгән.

Мәктәпләрне җиһазландыруга мохтаҗлар исемлеге максатчан ярдәм принцибы нигезендә формалаштырылган, бу һәр уку йортына ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта субсидияләр бирүгә сайлап алуда яңа мәктәпләр катнашмый.

Мондый алым бюджет акчаларыннан нәтиҗәле файдалануны һәм бердәм белем бирү киңлеге булдыру максатларында бөтен ил буенча укучылар өчен шартларны реаль тигезләүне гарантияли.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International