Татарстанда балалар ялын оештыру өчен бердәм цифрлы системаны 2026 елда эшләтеп җибәрәчәкләр

2026 елның 27 гыйнвары, сишәмбе

2026 елда Татарстан Республикасы Яшьләр министрлыгы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты белән берлектә, балалар ялын оештыру өчен бердәм цифрлы система кертүне планлаштыра. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министрлыгының йомгаклау коллегиясендә ведомство башлыгы Азат Кадыйров хәбәр итте.

Быел балалар ялын оештыру турында әйткәндә,җәйге сезонга 15 балалар лагере эшләтеп җибәреләчәк, шул исәптән Яр Чаллыда 560 урынлы «Следопыт» лагере, диде ул.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International